А.С. Макаренко исемендәге Халыкара конкурс призеры

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

XVIII А.С. Макаренко исемендәге Халыкара конкурсның II дәрәҗәдәге  Дипломы белән Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев бүләкләнде. Әлеге конкурска ул агротехнологик профильле урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч һөнәри белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсен чагылдыра торган проект тәкъдим итте. Жюри алдында ул доклад белән чыгыш ясады, аның чыгышы мәктәп турында презентация һәм видеофильм белән үрелеп барды.

18 халыкара Макаренко исемендәге  форум 19-20 ноябрьдә Минин университетында узды. Чара А. С. Макаренко исемендәге конкурсны һәм "Макаренко укулары"н (укулар темасы – "Макаренковедение: казанышлар, проблемалар, практика") үз эченә алган иде. 

Форум хәзерге шартларда А.С. Макаренконың педагогик мирасын актуальләштерүгә, тәрбия һәм укыту максатларында белем бирү учреждениеләренең хуҗалык эшчәнлегенең уңышлы тәҗрибәсен, балалар һәм олылар өчен белем бирү производстволарын булдыруга һәм баланың ирекле һәм җәлеп итүче хезмәткә хокукын тормышка ашыруның башка формаларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурсның оештыручысы һәм инициаторы - «Халык мәгарифе» журналының баш мөхәррире Алексей Михайлович Кушнир.
Конкурста барлыгы 300 гә якын мәгариф учреждениесе катнашты, нигездә, авыл мәктәпләре, аларның тормыш эшчәнлеге нигезендә танылган педагог А. С. Макаренко идеяләре ята. Макаренко укуларында һәм фәнни-гамәли конференциядә 3000 нән артык мәгариф белгече, мәктәп директорлары, укыту-җитештерү участоклары җитәкчеләре катнашты.

Катнашучылар игътибарына макаренковед галимнәр һәм педагоглар, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Украина, Беларусь, Италиядән килгән вәкилләр үзләренең докладларын тәкъдим иттеләр.

150дән артык мәгариф практикасы, шулай ук галимнәр, белгечләр, мәгариф меценатлары «Макаренко медале» – һөнәри һәм иҗтимагый тану билгесе белән бүләкләнде.

Директор Илдус Шәрәфиевне һәм Матюшино урта мәктәбе коллективын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International