Укыту буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Югары Ослан урта мәктәбендә информатика укытучылары белән берлектә укыту эшләре буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе булып узды. Уртак чараның максаты-гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 сыйныф укучыларына диагностик эш әзерләү һәм үткәрү.

Әлеге эш, 3 сәгать 55 минут дәвамында контроль-үлчәү материалларын кулланып, ОГЭ форматында узачак. 10 нчы сыйныф укучылары 27 ноябрьдә – рус теле, ә 3 нче декабрьдә математика буенча эш язачаклар.

Икенче яртыеллыкта балаларга 5 уку фәне буенча диагностик эш узарга туры киләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International