Түбән Ослан мәктәбендә концерт

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы, Балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгы, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы кысаларында 24 нче ноябрь көнне Түбән Ослан мәктәбендә Халыкара конкурс лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы В. А. Киреевның концерты булып узды.

Программада классика, баян өчен үзенчәлекле музыка, заманча авторларның музыкасы, халык көйләрен эшкәртү яңгырады. Концерт әңгәмә-концерт формасында узды, анда башкарыла торган әсәр алдында авторның аңлатмасы, язылган әсәр чоры һәм башкалар турында кызыклы мәгълүмат бара.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International