Югары Ослан муниципаль район Советының өченче утырышы

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы өченче утырышы булды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

Утырыш барышында район Советы депутатлары түбәндәге карарлар кабул иттеләр:

1.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проекты турында;

2.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен алмаштырылган керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында " 2007 елның 28 сентябрендәге 17-183 номерлы карарын гамәлдән чыгару хакында»;

3.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Югары Ослан муниципаль районы муниципаль мөлкәтен, өченче затларның хокукларыннан ( кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына арендага (шул исәптән аренда түләвенең ташламалы ставкалары буенча) бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында" 2006 ел, 7 нче июнь, 294 нче номерлы карары»;

4.Югары Ослан муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында һ.б.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International