Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:

1.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проекты турында;

Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карар проектын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International