Бүген, 26 ноябрьдә, хокук бозуларны профилактикалау һәм халык арасында коррупциягә каршы культураны формалаштыру мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы базасында, видеоконференция режимында «Zoom» платформасын кулланып, «авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм эшкуарлыкта коррупцион куркынычлар»темасына дискуссия клубы утырышы узды.
Югары Ослан муниципаль районыннан Район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-икътисадый үсеш буенча урынбасары катнашты.
Фикер алышуга авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм эшмәкәрлектә коррупциячел хокук бозуларның проблемалы мәсьәләләре һәм нәтиҗәләре чыгарылды.