Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ ЮХИДИ бүлеге, район Башкарма комитеты, Югары Ослан авыл җирлеге, район хастаханәсе, район мәгариф бүлеге, «Татавтодор» ААҖ, «Волжская новь " газетасы редакциясе, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар торды:
1. Югары Ослан муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегенең контроль-күзәтү эшчәнлеге һәм район территориясендә аварияләрнең торышы.
2. Югары Ослан муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең яктылык кайтаргыч аксессуарлар белән тәэмин ителгән беренче сыйныф укучылары саны турында.
3. 2021 елның I кварталына җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту буенча муниципаль контрактлар төзү.
4. ЮТҺ урыннарына чакыру буенча «ашыгыч медицина ярдәме» чакырулары турында һ.б
Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.