"Һәр авылга зур кино"

2020 елның 27 ноябре, җомга

Район мәдәният йортының кинолар хәрәкәте ярдәмендә йөзләгән авыл тамашачысы зур экранда кино карый алачак.

Кино күрсәтү өлкәсендә яңа проектны гамәлгә ашыру район үзәгеннән ерак һәм кече авылларда яшәүчеләрнең ялын төрлеләндерергә, Россия һәм Татарстан җитештерүендәге премьера һәм популяр фильмнарны күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Вахитов, Октябрьский, Яңа Юл халкы Татарстан җитештергән фильмнарны карады. Фильмнар рус субтитрлары белән татар телендә трансляцияләнде. Бакча-Сарай, Мәмәтхуҗада һәм башка авылларда да татар фильмнары күрсәтү планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International