27 ноябрь көнне 11: 00 сәгатьтә Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров ZOOM платформасында узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ тарафыннан узган елларда төзелгән блок-модульле биналарны күчерү сораулары каралды.
Хәзерге вакытта модульле кибетне Сәет авылыннан башка торак пунктка күчерү мәсьәләсе карала.