Календарь елы тәмамланып килә-2020 елга үзара салым түләү срогы якынлаша.
Узган ике атна эчендә халык тарафыннан үзара салым түләү 97,4% ка җитте һәм 3 млн. 188,5 мең сум тәшкил итте.
Куралово һәм Шылаңгы авыл җирлекләрендә акча җыю күләмен арттыру өчен шактый резервлар бар.
Без барыбыз да шуны истә тотарга тиеш: ел ахырына кадәр халык тарафыннан түләнгән һәр сум республика бюджетыннан 2021 елның язында дүрт сум бирәчәк.