2020 елның октябрь, ноябрь айларында Югары Ослан районы Балалар сәнгать мәктәбенең күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйсез бәя бирелде.
Респондентларга сәнгать мәктәбенең эш сыйфаты турында үз фикерләрен белдерүне сорап анкеталар тәкъдим ителде.
Респондентлар укытучылар составының югары дәрәҗәсен, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, чаралар үткәрүне һәм оештыруны , белем бирү процессында катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләре дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Анкета нигезендә сәнгать мәктәбе эшчәнлеге турында анализ төзелде.