2020 елда ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе А. Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесенә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк
ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил