Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итү узды.
Кабул итүне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Ф. Камалетдинова, Югары Ослан муниципаль районында суд приставлары бүлеге башлыгы С. И. Баскаков , Югары Ослан муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы И. П. Алеева, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаган балаларга карата опека һәм попечительлек органы баш белгече С. Н. Сураева, «Югары Ослан муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры А. Р. Габдрахманова, "Өмет утравы" үзәге директоры Н. В.Сигаева.
Хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар булмады