Гражданнарны кабул итү

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген, 1 декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Түбәндәге сораулар буенча 6 кеше кабул ителде: җир кишәрлегенә аренда шартнамәсен озайту, күчемсез милек объектлары өчен җир кишәрлегенә хокук рәсмиләштерү, күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирү һәм эшкә урнаштыру.

Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.

Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International