Бүген ТР Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы эшкуарлары белән ЕНВДНЫ гамәлдән чыгару һәм башка салым салу режимнарына күчү мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу узды.
Очрашуда «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Карпухин Сергей Владимирович, шулай ук Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче МРИ вәкилләре катнашты.
Сергей Карпухин вакытлы керемгә бердәм салымны гамәлдән чыгару шартларында салым салу һәм кече бизнес алып бару мәсьәләсе буенча җентекле доклад белән чыгыш ясады. Очрашу нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, аларга конструктив аңлатмалар алдылар.