ТР мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең персонификацияләнгән моделен гамәлгә ашыруда белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның катнашуы өчен шартлар тудыру максатыннан, һәр педагогик хезмәткәр өч елга бер тапкыр квалификация күтәрү курслары узарга тиеш.
2020 нче елның 7 нче декабреннән 14 нче декабренә кадәр Югары Ослан районы мәгариф оешмалары педагоглары «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе " автоматлаштырылган мәгълүмат системасында 2021 нче елга квалификация күтәрү программасын бюджет нигезендә сайлый алачаклар.
2021 елда укытучыларның квалификациясен күтәрү программасына үзгәрешләр кертелде. Хәзер укытучылар, үз фәне буенча квалификация күтәрүнең база программасыннан тыш, «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында, функциональ грамоталылыкны формалаштыру өлкәсендә квалификация күтәрүне дә узарга тиеш булачак.