Район үзәк китапханәсендә «Без тормышны сайлыйбыз»дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Конкурс яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне профилактикалау максатыннан үткәрелде.
Конкурска егермедән артык эш керде. Конкурсның җиңүчеләре - Землянская Юлия һәм Домрачева Анжелика – Югары Ослан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, Демидов Иван – интернат-мәктәпнең 6 сыйныф укучысы. Ласточкина Г. К.