7 нче декабрь көнне сәгать 10 да Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында Югары Ослан муниципаль район Советының «2021 нче елга һәм 2022-2023 нче елларның планлы чорына Югары Ослан муниципаль районы бюджеты турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.
Бу чарада иҗтимагый оешма вәкилләрен, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын, шулай ук район халкын катнашырга чакырабыз.