Бүген, 4 декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы булды. Утырышны Совет рәисе Камил Сәгъдиев алып барды. Утырыш эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат, район башлыгы урынбасары Осянин Сергей, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Илнур, район Советы аппараты, Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2020 нче елда Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында.
2. Массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлекне яктырту буенча җәмәгать мониторингын үткәрү турында.
3. Муниципаль җир контроленең мәҗбүри таләпләрен бозуларны профилактикалау программасы проекты турында.
4. Муниципаль торак контроленең мәҗбүри таләпләрен бозуларны профилактикалау программасы проекты турында.
5. 2020 елда авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларыннан файдалану турында.
6. 2021 елда үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары турында.
Шулай ук Иҗтимагый советның 2021 елга эш планына кертү, район юбилее кысаларында чаралар әзерләү, барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтү буенча тәкъдимнәр каралды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.