Бүген Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, агымдагы мәсьәләләр буенча традицион киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды.
Совет аппараты, Башкарма комитет һәм палаталарның эш йомгаклары буенча аналитик мәгълүматны Совет һәм Башкарма комитетның гомуми бүлек начальниклары Людмила Федорова һәм Анна Йосыпова тәкъдим итте. Людмила Федорова киңәшмәдә катнашучыларны «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында «ТР Законын гамәлгә ашыруның барышы турында»ТР Муниципаль берәмлекләр Советының хаты белән таныштырды.
Башкарма комитетның оештыру бүлеге начальнигы Вероника Александрова район Башкарма комитеты тарафыннан расланган комиссияләр турында мәгълүмат бирде. Киләсе киңәшмәләрнең көн тәртибенә әлеге комиссияләрнең эше турындагы мәсьәлә кертеләчәк.
Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.