Урынбасарлары белән киңәшмә

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Бүген, 7 нче декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында салым бурычлары, район үзәге һәм авыл җирлекләренең Яңа ел бизәлеше, Яңа ел бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре каралды. Югары Ослан авылында төп Яңа ел чыршысын ачу 2020 елның 12 декабренә планлаштырылган. Күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга янгын хәбәрчеләре урнаштыру турында Карар кабул ителде. 

Шулай ук Югары Осланда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташларга мемориаль такта һәм 2020 елның 9 декабрендә Макыл авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган әфганчыларга куелган һәйкәлнең әзерлеге турында фикер алыштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International