Хөрмәтле салым түләүчеләр!
2021 елның 1 гыйнварыннан вмененный керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы (ЕНВД) кулланылмый (29.06.2012 ел, № 97-ФЗ Федераль закон).
2021 елда салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына УСНГА күчү турында хәбәрнамә бирергә кирәк.
2021 елның гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләргә салым салуның патент системасын (ПСН) куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына патент бирү турында гариза бирергә кирәк.
Салым салуның яраклы режимын Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган сервис ярдәмендә сайлап алырга мөмкин. https://www.nalog.ru/rn77/service/mp/-.