“Өмет утравы” карау-тәрбияләү үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен аерым дәресләр башланды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районындагы “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениясе базасында “Тернәкләндерү һәм карау-тәрбияләү мәктәбе” актив эшли. Социаль эшләр буенча белгеч хезмәткәрләрне төркемләп тә, аерым да укыта. 

9 декабрьдән Мәктәптә социаль аерым хезмәткәрләр белән практик дәресләр үткәрелә. Дәресләрдә урын өстендә ятучы яки аз хәрәкәтләнүче кешеләргә социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә еш кабатлана торган хаталар игътибарга алына, шулай ук урын-җирдәге авыруны каядыр күчерү, ашату кагыйдәләре карала. 

«Тернәкләндерү һәм карау-тәрбияләү мәктәбе” -- ул өлкән яшьтәге һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм өлкән яки каты авыручыларны тәрбия кылучыларга тернәкләндерү, карау-тәрбияләү турында мәгълүмат бирүгә, шул күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International