"2021 ел татар милләтенең бердәмлеге елы" дип игълан ителде

2020 елның 11 декабре, җомга

Бу хакта 9 декабрьдә Милли советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Совет рәисе Васил Шәйхрәзиев хәбәр итте. Бу Zoom форматындагы Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар белән беренче шундый очрашу. Анда барлыгы 360 лап татар оешмасы җитәкчесе катнашты, - дип кичерешләре белән уртаклаша Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге рәисе Гөлгенә Дәүләтшина.

Васил Шәйхрәзиев, ватандашларны сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Бөек җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, август аенда узган Милли җыелышта «Татарча диктанты» акциясенең төп чаралары турында искә төшерде.

"Быел, катлаулы чор — пандемия булуга карамастан, без «татар диктанты»акциясендә катнашучылар санын арттырдык. Онлайн форматта узса да, татар телендә диктант 350 меңнән артык кеше язган. Киләсе елда бу чарада бер миллион катнашучы булыр дип өметләнәбез. Моның өчен бездә мөмкинлекләр бар", - диде ул.

Милли җыелышта "гамәлләр стратегиясе" юнәлеше кабул ителгәннән соң җыентык нәшер ителде. Хәзер аны һәр төбәк, татар оешмасы оештыра ала. «Безнең төп бурычларның берсе — «гамәлләр стратегиясе»н тормышка ашыру. Ул һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш! Җыентыкта юнәлешләрнең үтәлешен, уй-фикерләрне теркәргә, үзләре өчен нинди дә булса планнар язарга мөмкин, моның өчен махсус буш урыннар каралган», - диде Милли Совет рәисе.

2021 елның төп вакыйгасы-Бөтенроссия халык санын алу. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Совет рәисе Васил Шәйхрәзиев хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә буенча аерым очрашу киләсе елның гыйнварында узачак. Аның төгәл датасы игълан ителәчәк. Ул шулай ук онлайн-форматта да бар.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессы башкарган эшләргә йомгак ясады. "Катлаулы ел булуга карамастан, татар халкының рухи ныклыгы кимеми. Милли җыелышта ел вакыйгалары буларак «гамәлләр стратегиясе» н кабул итү һәм эш юнәлешләрен билгеләү безнең рухны тагын да ныгыта. Бөтендөнья татар конгрессы, үз максатларын республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәләрдә чаралар оештыру юлы белән тормышка ашырып, татар халкын берләштерү эшен дәвам итә һәм дәвам итә», - дип белдерде Данис Шакиров.

Төрле төбәкләрнең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре чыгышлары тәмамланганнан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Совет рәисе Васил Шәйхрәзиев мондый очрашуларның Zoom форматындагы алга таба да дәвам итәчәген әйтте.

Г. И. Дәүләтшина
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International