2020 елның 13 сентябрендә Югары Ослан муниципаль районының вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау булды. Авыл җирлекләренең сайланган депутатлары Татарстан Республикасы Президентына сайланганнан соң 4 ай эчендә үз керемнәре, милке, шулай ук үз гаилә әгъзаларының керемнәре һәм милке турында хисап тотарга тиеш. Керемнәр турында белешмәләр бирү чоры тәмамланганчы бер ай калды.
Депутатларның гомуми саныннан 36% ы үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милке турында хисап тотты инде. Декларация кампаниясе дәвам итә.