Финанс елы тәмамланып килә, аның белән үзара салым түләү сроклары да. 11.12.20 ел торышына район халкыннан 3млн. 193,7 мең сум акча кергән, бу фаразланганнан 97,8% тәшкил итә. Соңгы ике атна эчендә октябрь, Яр буе Морквашы, мәйдан, Макыл, Шылаңгы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән түләүләр килде.
Үзара салым түләмәгән кешеләр-бу җыем суммасының 2,2% ы гына. Әмма, республикадан дүрт тапкыр финанслануны исәпкә алып, без 364,5 мең сумны югалтырга мөмкин.
Үзара салымны 2020 елның 25 декабренә кадәр түләп баруыгызны сорыйбыз.