Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Югары Ослан муниципаль районы Советының «Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында " гы карары проекты турында»;
2. Югары Ослан муниципаль районы Советы Регламентына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;
3. Югары Ослан муниципаль районында бюджет процессы һәм бюджет төзелеше турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
4. Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге карар проектларын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.