Безнең җитештерүчеләр чыгара торган товарларда «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесе

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты оешмаларга һәм муниципаль берәмлекләргә җитештерелә торган сәнәгать һәм башка товар продукциясендә, шулай ук халыкка социаль хезмәтләр күрсәткәндә «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен кулланырга тәкъдим итте.

Дүшәмбе көнне, 2020 елның 14 декабрендә, «Югары Ослан» кулланучылар кооперативына (директоры Галимҗанова Елена Васильевна) Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Зиатдиновка җитештерелә торган товарларда «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы Сертификат тапшырылды.

"Югары Ослан" кулланучылар кооперативын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлы эш телибез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International