2020 елның 11-13 декабрендә Яшел Үзәндә 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Югары Ослан спорт мәктәбе спортчысы Гатиятова (Голубина) Алеся катнашты. Спортчы 59кг.га кадәр авырлык категориясендә, көндәшләрен узып, 1 урынны алды.
Спортчы өчен чыгыш җиңел булмады, чөнки 4 ай элек ул әни булды! Шуңа да карамастан, ул спортка әйләнеп кайтты һәм пьедесталның беренче баскычына янә күтәрелде.
Спортчы һәм аның тренеры Мансуров Ришат Мансуровичны җиңүләре белән котлыйбыз!