«Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә белем бирү технологияләрен һәм эчтәлеген модернизацияләү, конкрет өлкәләрне модернизацияләү концепцияләрен эшләү, мәгарифне үстерү һәм челтәр методик берләшмәләренә ярдәм итү буенча төбәк программаларына ярдәм итү» чарасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының 290 мәгариф оешмасы уку басмаларының электрон каталогыннан файдалана ала. Югары Ослан районының 6 мәктәбе, шулай ук, «ЛитРес: мәктәп» проектының электрон ресурсларына тоташтырылган: Иннополис мәктәбе, Югары Ослан гимназиясе, Макыл урта мәктәбе, Куралово мәктәбе һәм Шеланга мәктәбе.
Хәзерге вакытта районның әлеге гомуми белем бирү оешмаларында электрон басмалардан файдаланучылар саны арту күзәтелә. 2020 елның декабренә булган мәгълүматларга караганда, безнең район теркәлгән электрон китап укучылар саны һәм гамәлгә ашырылган китаплар саны буенча шактый алга китте. Әмма, шулай булуга карамастан, мәктәпләр китапханәләр фондларын электрон басмалар белән тулыландыру буенча эшне активлаштырачак.
Дәүләтшина Г. И.