Бүген Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең чираттагы XV съезды алдыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында 2020 ел йомгаклары буенча республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Югары Ослан муниципаль районыннан Введенка Бистәсе һәм Югары Ослан авыл җирлекләре җиңүче булды. Җиңү өчен яңа Шеволе-НИВА автомобильләре бүләк булды. Татарстан Республикасы Президенты кулыннан ачкычларны җирлек башлыклары алды. Котлыйбыз!