Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы «Фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнде.
Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты 2020 елның 17 декабрендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясенең XV съездында тантаналы рәвештә тапшырды.
Марат Галимҗан улын лаеклы бүләге белән котлыйбыз. Алга таба да нәтиҗәле эш һәм яңа казанышлар телибез!