2020 елның 18 декабрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе узды.
Коллегия эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова, Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова, ТР ФМ территориаль бүлеге, ТР буенча УФК идарәсенең 15 нче бүлек, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район мәгариф бүлеге һәм мәдәният бүлеге җитәкчеләре катнашты.
Уртак коллегияне ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Финанс министры Антон Силуановка әлеге чарада тагын бер кат катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
«2020 елга республика салым органнарының эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» гы нотык белән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
«2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең якынча йомгаклары һәм 2021 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында» гы нотык белән Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов «2020 елга Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылыкның эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында»доклад белән чыгыш ясады.