Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 19 декабре, шимбә


Бүген Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында гражданнар хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләү, агымдагы сораулар буенча традицион киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды. Шулай ук киңәшмә эшендә һәрвакыттагыча палаталар рәисләре, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы катнашты.

Совет аппараты, Башкарма комитет, палаталар, гражданнар хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсенең эш нәтиҗәләре буенча аналитик мәгълүматны Совет һәм Башкарма комитетның гомуми бүлек башлыклары Людмила Федорова һәм Анна Йосыпова тәкъдим итте.

Шулай ук район башкарма комитеты карамагындагы учреждениеләр тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча кабул ителгән чаралар һәм килешүләр төзү турындагы мәсьәлә каралды. Система администраторы Алексей Савичев сайт белән эшләү, сайтны карау, яңалыклар бирү, тәрҗемә һ. б. турында сөйләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International