2020 елның 17 декабрендә «Татарстан Республикасы цифрлы мәктәп лидеры» республика конкурсына йомгак ясалды, ул 9 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр өч этапта узды. Әлеге конкурста бөтен республикадан 300 дән артык гомуми белем бирү учреждениеләре педагогы катнашты. Әлеге конкурсның максаты-заманча мәктәп белем бирү процессында электрон белем бирү технологияләрен нәтиҗәле куллана торган укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү иде. Әлеге конкурсның җиңүчесе булып Югары Ослан гимназиясенең физика һәм информатика укытучысы Штатнова Л. Е. танылды.