“Татар сүзе" республика конкурсы

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

Татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, милли мәдәнияттә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия һәм «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан «Татар сүзе» республика конкурсы үткәрелә.
Конкурс татар телендә үткәрелә, яшь буенча чикләүләр юк.
        Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: Шигърият (шигырьләр, поэмалардан өзекләр), проза, мәсәлләр.
        Конкурста катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә::
- 10 яшькә кадәр (шул исәптән 10 яшь) ;
- 11 яшьтән 17 яшькә кадәр (шул исәптән 17 яшькә кадәр) ;
- 18 яшь һәм өлкәнрәк;
- профессиональ катнашучылар-театр, кино, концерт оешмаларының профессиональ артистлары, театр белеме педагоглары, дикторлар.
        Һәр номинациядә һәр категория өчен 3әр премия каралган.
2020 нче елның 15 нче декабренә кадәр әлеге конкурста катнашу өчен Югары Ослан районының 4 нче, 4 нче, Макыл урта мәктәбе - 3 нче, Куралово урта мәктәбе - 2 нче, МБГББУ "Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе" - 3 нче, Матюшино урта мәктәбе - 5 нче сыйныф укучылары электрон форматта конкурс эшләрен тәкъдим иттеләр..
Нәтиҗәләр көтәбез!

Г.И. Дәүләтшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International