"Чыршы" операциясе

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

«Идел буе урманчылыгы» ДКУ хәбәр иткәнчә, РФ субъектлары тарафыннан законсыз агач кисүне кисәтү өчен чыршы һәм башка ылыслы агачлар әзерләүгә күзәтчелек көчәйтелгән. Моның өчен Эчке эшләр органнары һәм җәмәгать инспекторлары белән берлектә урманнарны патрульләү көчәйтелде.

РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, яңа ел чыршыларын законсыз кисү гражданнар өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф сала, моннан тыш, законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, ул киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле. Законсыз кисүдән килгән зыян 5 мең сумнан артып киткән очракта, хокук бозучы җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Шул ук вакытта законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, ташу яки сату да җәзага тартылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International