БДИга әзерләнәбез

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри. Җитди әзерлек һәм фәнне сыйфатлы укыту уңышның бер өлеше булып тора. Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, БДИга әзерлек мәсьәләләре, әгәр эшчәнлек конкрет укучының үзенчәлеген исәпкә алучы индивидуаль якын килү принципларына нигезләнсә, хәл ителә.

Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек кысаларында Югары Ослан гимназиясе базасында район мәктәпләренең 9, 11 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча сынау имтиханы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International