2020 нче елның 21 нче декабрендә, белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы яклануын, җылылык режимын, санитар-эпидемеологик торышын һәм туклануны оештыру максатыннан, Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилена Касимова Югары Ослан районы ата-аналар комитеты рәисе Наталья Бузунова белән бергә Макыл урта мәктәбендә һәм Куралово урта мәктәбендә булды.
Биналар, мәгариф учреждениеләре территорияләре һәм туклануны оештыру тикшерелде. Балаларның мәктәптә булу шартлары тикшерелде. Чыгу нәтиҗәләре буенча учреждение җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелде.