Энергетиклар көне белән

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Хәзерге дөньяда энергетика-сәнәгатьнең төп тармагы һәм җәмгыятьнең чәчәк атуы нигезе. Аның безнең тормыштагы әһәмиятен бәяләп бетерерлек түгел, нәкъ менә энергетикага башка тармакларның тормышка сәләтлелеге, икътисад һәм социаль өлкә үсеше һәм, ахыр чиктә, һәр кешенең уңайлылыгы һәм тормыш сыйфаты бәйле. Шуңа күрә сезнең эштә вак-төякләр булмый. Район предприятиеләре һәм учреждениеләренең, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылылыгы һәм уңайлыгы нәкъ менә сезнең хезмәтегезгә бәйле.

Бу тармакта эшләүче кешеләр, барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең район халкын тотрыклы һәм куркынычсыз энергия белән тәэмин итүче югары профессиональ белгечләр булып торалар.

Кадерле Энергетиклар, намуслы һәм үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. 

Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, аварияләрсез эш һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. и. Шакиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International