Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында Югары Ослан районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең быел соңгы утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Артем Абрамов катнашты.
Эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
-Вероника Александрова - Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе һәм этика кодексын үтәүләре турындагы мәнфәгатьләре конфликтын җайга салу буенча комиссия сәркатибе.
-Лилия Хурматуллина - «Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе "Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасының бюджет акчаларын тотканда һәм муниципаль милекне кулланганда коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау эшчәнлеге турында.
-Людмила Никитина, Югары Ослан муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе - комиссия әгъзаларына 2021 елга эш планын җиткерде. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.