Тернәкләндерү һәм тәрбия Мәктәбенең эш нәтиҗәләре

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм тәрбия Мәктәбе» эшли. Аның программасы өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын һәм башка затларны укытуны күздә тота. Мәктәп тыңлаучылары өчен тәрбия буенча теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрелә. Алар өчен онлайн-платформаларда дистанцион укыту формасы бик актуаль һәм уңайлы булып чыкты. 2020 елның июненнән комплекслы үзәк базасында социаль-көнкүреш адаптациясе кабинеты ачылды, аның өчен махсуслаштырылган карават, матрас, тотынып йөрү җайланмалары, санитар креслолар, махсуслаштырылган савыт-саба һәм башкалар сатып алынды. 

2020 елда программаны 64 кеше үтте, 20се – социаль хезмәткәрләр, 39ы -- аз хәрәкәтләнүче яки урын-җирдәге кешене караучы туганнары һәм 5се «сиделка» хезмәте күрсәтүче. Ятып кына торучы кешенең урын-җире янында техник тернәкләндерү чараларын кулланып, дәресләр үткәрүгә ихтыяҗ аеруча зур (бер ел эчендә – 23 кеше). 

Барлыгы 89 дәрес үткәрелде, аларның 27се – төркем белән, 32се – аерым-аерым, 22се – өйләрендә, 9ы – дистанцион дәресләр. 

Туганнары алган белем һәм күнекмәләр, каты авыручы һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең чир үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны дөрес итеп карау-тәрбияләү, өлкән яшьтәгеләрнең һәм инвалидларның өйләрендә уңайлы шартларда озаграк яшәү мөмкинлеге бирә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International