Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе


Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре алдыннан, кисәтү  максатында, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән уяулыкны арттыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрделәр.

Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга янгын чыгуның төп сәбәпләрен аңлаттылар, электр җиһазларын куркынычсыз куллану таләпләре, янгын чыккан очракта нәрсәләр эшләү тәртибе турында сөйләделәр.

Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга ашыгыч оператив хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр.

Әңгәмә ахырында “Янгын куркынычсызлыгы чаралары” дигән листовкалар таратылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International