Без мәгълүмати технологияләр гасырында яшибез, һәм бүгенге көндә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм оперативлыгын арттыруның төп приоритеты-ведомство ресурсларын электрон рәвештә куллану.
Күп кенә мәсьәләләрне җиңеллек белән хәл итәргә Сезгә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәм итәчәк.
www.gosuslugi.ru 1. Сайт дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтүне тәэмин итә торган федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора.
Әлеге сайтта салымнар буенча бурычларны карарга, үз ИННЛАРЫН белергә, дәүләт пошлинасын түләргә һәм салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алырга мөмкин. Шулай ук сайттан файдаланучылар, үз шәхесен раслаган кулланучылар, инспекциягә килмичә генә, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисына керә алалар.Бу, өйдән чыкмыйча гына, салым органнары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге биреп, вакытны мөмкин кадәр экономияләячәк.