Район башлыгы Марат Зиатдинов атна саен сишәмбе көнне гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итә.
Чираттагысы искәрмә булмады, җир сораулары буенча 3 кеше кабул ителде.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде, аңлатмалар кабул итү вакытында бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр 2-18-39, 2-13-38 телефоннары аша гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.