Белдерү

2020 елның 25 декабре, җомга

2020 нче елның 28 нче декабрендә 11.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы бишенче утырышы була.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:

1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2019 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 52-601 нче номерлы "Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты турында" карарына үзгәрешләр кертү турында";

2. Югары Ослан муниципаль районында 2020 елда федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында;

3. Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең эше турында;

4. Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча даими комиссиясенең эше турында;

5. Югары Ослан муниципаль районы Советының 2021 нче елга эш планын раслау турында.

6. Төрлесеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International