2020 елның IV кварталында Югары Ослан муниципаль районының бүләкләү комиссиясе тарафыннан 31 хезмәткәрне район, ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләү өчен оешма һәм хезмәт коллективларының үтенечнамәләре каралды.
30 кеше үзләренең лаеклы бүләкләрен алды. Югары Ослан муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән 2 кеше, Рәхмәт хаты белән 28 кеше бүләкләнде. 3 кеше Республика бүләкләре белән бүләкләнде. Барлык бүләкләр дә тантаналы шартларда тапшырылды.
Тагын 3 гариза эштә.