«Һәр өйгә яңа ел» Бөтенроссия акциясе кысаларында Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, спонсорлар ярдәме белән татлы бүләкләр һәм Яңа Ел кәефе бүләк иттеләр.
Чыршы тирәли саф һавада, алар бергәләп Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Кыш бабай белән Кар кызы малайларга һәм кызларга сәламәтлек, мәктәп укучыларына укуларында уңышлар, аларның яшерен хыялларының тизрәк үтәлүен теләделәр.