Татарстан Республикасында сайлау компанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең «сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» мактау билгесе белән Карахуҗа авылының участок сайлау комиссиясе рәисе Грачева Любовь Викторовна бүләкләнде.
Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Пичугина Надежда Валерьевна-Югары Ослан участок сайлау комиссиясе секретаре,
- Прохорова Ильмира Ринат кызы-Яр буе Морквашы участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.
2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасында сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен:
- Югары Ослан участок сайлау комиссиясе рәисе Габдрахманова Алинә Рим кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Тантаналы чара Югары Ослан муниципаль районы Советы утырышында узды, бүләкләрне район башлыгы Марат Зиатдинов тапшырды.