Гражданнарны күчмә кабул итү

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген, 29 нчы декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авылында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. 3 кеше түбәндәге мәсьәләләр буенча кабул ителде: район үзәген төзекләндерү һәм шәхси бизнес өчен җир участогы бүлеп бирү.
Кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International